Пекинның Бадалин паркында тигр хатын-кызга ташланган [видео]

Пекинның читендә урнашкан Бадалин паркында 23 июль көнне ваҗига була. Тигр хатын-кызга һөҗүм итә, кызганычка каршы, аны коткарып кала алмыйлар.

Бадалин паркы Пекинның читендә урнашкан бик зур парк. Куркынычсызлык  кагыйдәләре буенча, паркка килүчеләр бары машинада гына хәрәкәт итә ала. Транспорттан чыгу катгый рәвештә тыела.

Ак машинага утырган пассажир хатын-кыз әлеге кагыйдәне бозып, машинадан чыга һәм аны әйләнеп, автомобиль йөртүчесе янына килә. Көтмәгәндә арттан аңа тигр ташлана һәм урманга алып кереп китә. Машинада булучылар ярдәмгә ашыга. Якында булган парк хезмәткәрләре дә тиз арада килеп җитә, әмма хатын-кызның гомерен саклап кала алмыйлар.

Мондый очраклар әлеге паркта булгалый икән. 2009 елда, шулай ук, туристлар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, тигр белән очраша. Нәтиҗәдә, бер кешенең гомере өзелә.

Мәгълүмат 360tv.ru сайтыннан алынды

 

Бәйле