- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
31 июль Казан Россиянең иң тылсымлы шәһәренә әвереләчәк. Бу көнне Горький исемендәге паркта фокусчылар фестивале узачак.
Чит илләрдә иллюзия сәнгате фестивальләре меңләгән тамашачыларны җыя. Тиздән Казанда да әлеге фестивальне күреп булачак.
Фокус күрсәтүчеләр фестивале – тылсым сәнгате осталарының гаҗәп фокусларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге генә түгел. Әлеге чарада һәр теләгән кеше үз сәләтен дә күрсәтә алачак. Катнашырга теләүчеләргә алдан теркәлү узарга кирәк.
Тамашачыларга керү бушлай, фестиваль сәгать 13.00 башланачак.