Веломобильдә йөреп интернетны шаулаткан татар әбиләренең кайдан килүен белдек

Балык Бистәсе Олы Елга авылы әбиләре социаль челтәр йолдызлары булды.

Казанның Кирмән яр буенда веломобильдә җилдерүче әбиләрне социаль челтәрнең актив кулланучысы Борис Мазин очраклы рәвештә генә фотога төшереп, Kazan Nostalgique дип аталучы төркемгә элгән. Һәм әлеге фото күпләрнең күңеленә хуш килгән, челтәр кулланучылары фото астында аны ошатуларын белдерделәр.

Әбиләр сүзенә караганда, алар Татарстан башкаласын күрергә, кунакка килгән. Казан Кирмәне яры буенда, Иске Татар бистәсендә булган алар, Казан чәеннән дә авыз иткән татар әбиләре. Мәчетләргә кереп намазларын да укып чыкканнар икән.  Казанны бик үз иткән кунаклар, вакытларын күңелле итеп үткәргән Олы Елга әбиләре.13770317_1067981746604602_7538742088837739427_n

Бәйле