«Өрәк» карыйсыгыз килсә, «Казан» гаилә үзәге янына килегез

30нчы июльдә 20:00дә “Казан” гаилә үзәге янында ачык һавада “Призрак” (Өрәк)  фильмын карап булачак.

«Казан» гаилә үзәге янында ял көннәрне ачык һавада кино күрсәтләр. Беренче тапкыр әлеге чара 8 июль көнне Гаилә бәйрәме уңаеннан башланып киткән иде. Шулай итеп, казанлылар ял көннәрен гаиләсе белән бик күңелле итеп үткәрә ала. Уңайлык өчен үзең белән җылы плед, чәй дә алып килергә мөмкин.

Бу ялда, 30 июль көнне 2015 елда режиссер Александр Войтинский тарафыннан төшерелгән «Призрак» фильмын карап булачак. Картинада талантлы авиаконструктор Юрий Гордеев һәм мәктәп укучысы Ваня Кузнецов тарихы сурәтләнә. Фильмда төп рольләрнең берсендә – Федор Бондарчук.

Бәйле