Казанда шашка буенча Дөнья кубогы узачак

14-19 августта Казанда шашка-64 буенча Дөнья кубогының 4 нче этабы – VIII нче Мәгълүмати технологияләр кубогы уза.

Ярышларда Әрмәнстан, Белоруссия, Германия, Израиль, Молдова, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Швеция, Швейцария һәм Россиядән 70ләп шашкачы көч сынашачак. Ярышлар Халыкара шашка федерациясе тарафыннан Татарстан республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Шашка федерациясе, Рәшид Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе ярдәме белән оештырыла.

Шунысын да әйтергә кирәк: бәйгенең ачылыш тантанасында шашка спортындагы уңышлары өчен мактау билгеләре тапшыру да планлаштырыла.

Интертат

Бәйле