Зөлфәт Зиннуров татар радиоларының волейбол уеныннан үзе репортаж ясый [видео]

 26 июльдә  татар телле радиостанцияләрендә эшләүчеләр  волейбол турнирында катнашты. Ярыш Казанның Су спорты төрләре сарае янындагы комлыкта булды.

Быел иң оста итеп туп сугучы радио командасы исеме өчен көрәшкә «Тәртип ФМ», «Татар Радиосы», «Болгар», «Татарстан», Чаллының «Күңел», Мамадышның «Нократ дулкыннары» һәм «Азан» интернет-радиосы хезмәткәрләре чыкты.

Ә бәйге нәтиҗәләре мондый: беренче урында — «Татарстан» радиосы. Быел әле бәйгедә тәүге тапкыр гына катнашкан «Нократ дулкыннары» (Мамадыш) хезмәткәрләре — икенче урында. Өченчедә — Чаллының «Күңел» радиосы. Шулай итеп, Күчмә кубок үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәргә җыюнучы «Татарстан» радиосы хезмәткәрләренә тапшырылды һәм киләсе елга турнирны алар кабул итәчәк.

Зөлфәт Зиннуров та әлеге чарадан читтә калмады һәм Инстаграмда уеннан репортаж белән бүлеште

Волейбол ярышы. Экс коллегам Ризәлә Исмәгыйлова белән кыска әңгәмә.

Видео опубликовано Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Бәйле