Башкортстан юлларында тулы бер гаиләнең гомере өзелгән [видео]

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәте булу нәтиҗәҗесендә тулы бер гаиләнең гомере өзелгән.

Һәлакәт Башкортстанның Мелеузовск районында була. Ford  машинасы каршы юлга чыгып, маневрны тәмамлап өлгермичә, маңгайга-маңгай авыр йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә машиналар трассаның төрле якларын оча, ә җиңел машина яна башлый.

Шаһитлар тиз арада автомобильдә булучыларны чыгара, әмма ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче аларның гомере инде өзелә. Әлеге машинада дүрт кеше була: 23 яшьлек Ләйсән Шәйбакова, ире Ираклий Сария, аларның кызлары София һәм гаилә дусты Жора Ертания. Кечкенә София әле 1 июльдә туган гына була. Гаилә Ләйсән туган ягына кунакка кайта торган булган.

Мәгълүмат Комсомольская правда сайтыннан алынды

Бәйле