Ярославль өлкәсендә ир-ат биш хатын-кызга балта белән ташланган

Ярославль өлкәсенең Козьмодемьянск бистәсендә яшәүче ир-ат берничә хатын-кызга балта белән ташланган, берсе үлгән, зыян күрүчеләр бар.

«Җомга кичендә 52 яшьлек ир-ат низаг вакытында дүрт хатынга балта белән ташланган, аннары кибеткә барган һәм анда сатып алучы хатын-кызны балта белән чапкан. Ул соңрак хастаханәдә җан биргән. Тагын ике зыян күрүче авыр хәлдә», дип белдерә өлкәнең эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган.

Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, ир-ат белән ике зыян күрүче арасында низаг туган, күршеләре моңа чик куярга омтылган.

«Шикләнелүче һәм 57 һәм 30 яшьлек хатын-кызлар арасында низаг чыкккан, аның барышында ир балта алып, тегеләренә кимендә бер тапкыр суккан. Күршеләренең тавышланганын ишетеп, 61 яшьлек һәм 37 яшьлек хатын-кызлар аны туктатырга омтылган. Шикләнелүче аларга да кимендә икешәр тапкыр сугып, кибеткә киткән һәм тагын бер хатын-кызга балта белән ташланган», — дип хәбәр итә ведомство.

РФ Җинаять кодексының 205нче маддәсе («Үтерү») буенча эш ачылган.

Татар-информ

Бәйле