Татар — мөселман дип уйлаган «Бикини гүзәле» Диләрә мөселманлыгын кире какты [видео]

«Бикини гүзәле» Диләрә Ялалтынова: «Киемле кыз йомыла, бикини белән чыкканда үзеңне күбрәк күрсәтә аласың», дип белдерә. Ул православ. Төрле бәйгеләрдә татар милли киемнәре аша Татарстанны танытуын әйтә. //Азатлык радисоы// 

16 август Казанда «Идел гүзәле – 2016» Бөтенрусия гүзәллек бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында «Бикини гүзәле» Диләрә Ялалтынова да катнашты. «Киемле кыз йомыла, бикини белән чыкканда үзеңне күбрәк күрсәтә аласың», дип белдерде Диләрә.

Ул төрле гүзәллек бәйгеләрендә үзен Татарстан вәкиле, татар кызы буларак таныта. Аңа беркайчан да син татар кызы бит, ярым шәрә йөрү килешеп бетми дип тәнкыйть белдерүчеләр булмаган.

«Без XXI гасырда яшибез, бу – нормаль күренеш. Әти-әнием моңа уңай карашта. Мин бит өч яшьтән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнәм. Анда да купальниктан чыгалар. Монда бернинди начарлык юк.

Мөмкинлек килеп чыккан саен, мин татарлыгымны күрсәтергә тырышам. Конкурста Татарстанны тәкъдим иткәндә татар милли костюмын киям. Аның ярдәмендә үзебезнең милләтне, дөньяны, матурлыкны күрсәтергә омтылам. Сораганнарга да, горурланып «Мин Татарстаннан, татар кызы», дип җавап бирәм. Безнең, «Без булдырабыз! Без бергә!» шигарен дә еш искә төшерәм», ди Диләрә.

2016 елда Татарстанда иң гүзәл туташ исемен яулаган Диләрә Ялалтынова катнаш гаиләдә үсә. Әтисе татар, әнисе рус. Үзе православ динен тота.

Диләрә Ялалтынова сәхнәдә

Диләрә Ялалтынова сәхнәдә

Матбугат очрашуы татар кызларының подиумда тән күрсәтеп йөрүләре әхлакыймы һәм дини яктан дөрес булу-булмауга таба борылгач, «Татарстан гүзәле» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Изольда Сахарова да, үзенең әтисенең татар булуын, элек Шәймарданова фамилиясен йөртүен әйтеп, «матурлык – ул халык байлыгы, мәдәниятнең бер өлеше» дип белдерде.

«Безнең планнарда кызларга пәрәнҗә кидертү юк. «Татарстан гүзәле» бәйгесендә, гомумән, тәнгә түгел, кызларның зәвыгына, матурлыгына, акылына, чисталыгына күбрәк игътибар бирелә. Матурлыкка һәрвакыт сокланганнар. Тән күрсәтү ярыймы-ярамыймы дигән сораулар белән урта гасырларга, таш заманаларына кире кайтмасак иде, без артта калган өченче илләрдә яшәмибез», ди Сахарова.

27 июльдән 5 августка кадәр Самарда 17нче «Идел гүзәле – 2016» Бөтенрусия гүзәллек бәйгесе үтә. Бәйгедә 37 кыз катнашкан. Лениногорски шәһәреннән Диләрә Ялалтынова «I вице Бикини гүзәле –2016» титулына ия була.

Бәйле