Тырмашып алган өлеш [булган хәл]

Шактый еллар элек туганыбыз бик авыр хәлдә калган иде. Байтак еллар этле-мәчеле яшәгәннән соң, ире өйдән чыгып китте аның. Хатыннарны бик яратучан иде шул, хуҗалыкчан була белмәде. Кайткач, шуңа күрә тавыш чыккалады инде үзләрендә. Мәктәп яшендәге ике малай да үсеп килә бит. Кешенеке, әнә, аталары кулы астына кереп балта-пычкы тотарга өйрәнсә, болар гел әнкәләре янында булдылар.

Иреннән булмагач, туганыбыз балтасын да, пычкысын да тотты инде, анысы. Малайлар гел ярдәмләшеп йөрделәр. Әмма хатын-кыз ничек кенә эшләсә дә, барыбер рәтен-чиратын белеп бетерми бит. Болар көне буе мунча ягарга утын әзерләп йөрсеннәр, ә ир дигәнең ул вакытта икешәр хатында кунак булып кичкырын гына кайтып ятсын әле, гарьлегеңнән үләрсең! Туганыбыз анда да түзмәде түгел инде, түзде. Баштарак бер йөрер дә, туктар, дип яшәде. Аннары балалар хакына дип, кырын эшләренә күз йомды. Ләкин бөтенләй дәшмичә генә дә яшәп булмый бит инде. Йортта гел эшләргә кирәк бит. Түбәне дә алыштырасы, җир дә казыйсы, бәрәңгеләрне базга урнаштырасы…

Әй, беткәнме инде ул хуҗалыктагы эш! Иргә сүз әйтү ярамады инде. Гел тавыш чыгарып, ишекне шапылдатып чыгып китәргә генә торды. Йортта кадак та какмады, дөресен генә әйткәндә. Авылда ялгыз, тол хатыннар ишегалды да аларныкын төкереп бирерлек иде. Инде ярый, аерылышып туктадылар. Шулай яшәүдән, яшәмәүләре хәерлерәк тә иде аларның. Туганыбыз малайларны үзе генә үстереп, укытып тәмам кеше иткәнче тырышты. Без дә, бүтән туганнар да ярдәмләшеп яшәдек инде. Ире китү белән, өмә ясап йорт-җирен төзәттек, күптәннән алыштарасы коймаларны яңарттык ул чагында.

Берничә елдан, ул вакытта малайлар шактый мөстәкыйль иде инде, туганыбызны күрше районнан бер ир белән таныштырдылар. Болар бер чама кешеләр, моның хатыны үлеп киткән, 3 баласы да әтиләреннән аерым яши иде. Бу ир турында белешкәләп, сораштырып карадык. Алай тискәре яктан искә алучы булмагач, туганыбыз кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. Сөйләшер сүзләре дә туры килә кебек үзләренең, яшь тә бара бит инде. Берәүнең дә ялгызы гына каласы килми. Ир алдан ук: “Йортка кермим”, дип кисәтеп куйды. “Йортка кергәнче утка кер дигәннәр, үзең килсәң генә инде!”  диде. Шулай итеп, туганыбызны ир ягына озаттык.

Инде Аллага шөкер, бик әйбәт, аңлашып яшәделәр алар. Артыгын кумадылар, үзләренчә генә, балаларын каршы алып, озатып тордылар. Малайлары да шушында кайтты. Ике яктан балаларны да бергәләшеп кияүгә бирделәр, өйләндерделәр. Яшьлектә дә ир хөрмәтен күрмәгән туганыбызга бәхет әнә шулай, бераз соңарып кына елмайды. Кызганычка каршы, картлыкның озын кичләрен бергәләп кенә уздырырга язмады шул үзләренә. 19 елдан соң ир үлеп китте. Менә шунда чын мәхшәр башланды да инде!

Алар язылышмыйча гына яшәгәннәр иде бит. Закон ягыннан караганда, туганыбыз ир йортында беркем түгел, чит кеше. Яшьләр бик ушлы бит ул. Әтиләреннән соң күпме генә вакыт узгандыр, туганыбызга әнә шуны әйтеп искәртеп куйдылар. Тагын күпмедер вакыттан соң: “Йортны сатабыз!” диделәр. Ул вакытта туганыбыз бик авыр хәлдә калды инде. Бөтен көч шушы йортка киткән иде бит аларның. Кирәк-ярак алганда, осталарны ашатканда, иренең туганнарын үзенеке итеп каршы алып, күчтәнәчләр төяп озатканда бер дә “мин аның законлы хатыны түгел лә!” димәде. Балаларын да үзенекеннән болайрак күргәндер әле, бер дә сүзгә килгәннәре булмады. Шушы еллар эчендә үзенең йортына елга бер, җирләр ачылгач кына кайткалап йөрделәр бит алар. Бер як бакчасыннан без, икенчесеннән күршеләр файдаланап тордык. Җирне буш калдырып, алабута үстереп ятып булмый бит. Болай да иске генә йорт, 19 ел буена тагын да таушалган иде инде. Кеше яшәмәгәч, ихата тизрәк тә бетә бит әле ул.

Иренең балаларына безнең туганыбыз “сатмагыз” дип тә әйтә алмады инде. Чөнки закон аның яклы түгел. Хәзер авыллардагы йортларны да алучы бар икән. Суы кермәгән, олы юлдан ерак дип тормадылар, читтән кайтып урнашырга теләгән бер гаилә сатып та алды. Балалары читенсенмәде дә хәтта. “Бусы синең өлеш, апа”,  дип, 180 мең сум биреп саубуллаштылар. Без бераз тавышланып йөрмәсәк, туганыбызга анысын да бирмәсләр иде әле. Тәки кәкре каенга терәтеп калдырасылары иде! Болай да әллә ни булмады инде. Ул акча белән нишлисең? Яңаны сатып алып булмый, искене ремонтлый башласаң, җитми. “Әле ярый үз ихатамны сатып җибәрмәгәнмен. Картлык көнемдә бөтенләй урамда каласы идем бит”, дип, үзенчә юана инде хәзер туганыбыз. Урамда калдырмас идек, билгеле. Берәребезгә сыяр иде әле. Әмма кемнең кеше өстендә яшисе килсен? Шуңа күрә кабаттан өмә ясап, йортка икенче сулыш өрдек. Бу юлы без инде карт, кулда утлар уйнатыр чамабыз юк. Әмма барыбызның да балалары үсеп җиткән бит. Алар нык булышты. Туганыбызның да ике малае зур өлеш кертте. Анысы шулай тиеш тә инде. Үз әниләре, үз нигезләре бит.

Тормыш итәм дип яшәгәндә, тырышасың инде ул. Кешегә дә ышанасың, балаларга өметләнәсең. Әмма чынбарлык бик еш кына без дигәнчә генә булмый. Кешегә ышанырга ярамый. Картлыкта да үзеңә генә таянырга кирәк икән, ләбаса. Ул йортны сатып күпме акча кергәндер инде балаларга? Үзләре дә 3 баш бит. Артык баеп китә алмаганнардыр дип уйлыйм. Шул рәвешле генә калдырсалар йөзләре пакь булыр иде, ичмасам. Туган йорт дип, кайтып-китеп йөрерлек бер нигезләре булыр иде. Юк шул, хәзер бөтенесенең күзе акча белән томаланган. Күңел, намус турында, кешене үпкәләтермен, хәтерен калдырырмын дип уйлап та карамыйлар.
Фәһимә апа сөйләгәннәрне Алсу Сабирова язып алды. Безнең авыл.

Бәйле