- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстанның Югары Ослан районында 48 яшьлек ир – ат “Малиновка” контроль пункты янындагы күпердән Идел елгасына сикергән. Бу хакта, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Коткаручылар мәгълүматына караганда, бу хәл 14 августта булган. Шул ук көнне, волонтерлар тарафыннан, гәүдә кич белән табыла.
Ир – ат күпернең җәяүлеләр юлыннан йөргән. Сакчы нишлисез дип кызыксынгач, “мин монда эшлим”, дип җавап бирә ул. Соңрак күзәтү камералары аша, ир – атның киртә аша чыгып, суга сикерүен күрәләр.
Мәрхүмнең тормыш иптәше белдергәнчә, ир – ат эте белән су коенырга киткән булган. Эте кире әйләнеп кайта, тик хуҗасы кайтмый кала.
Мәрхүмнең гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
–
–