Шәһәр һәм республика көне уңаеннан, 24-29 августта Кәрим Тинчурин театры казанлыларга һәм башкала кунакларына иң яхшы алты спектаклен тәкъдим итә. Шуларның дүртесе – узган сезон премьералары.
29 августта узган сезондагы тагын бер премьера – драматург Илһам Гали пьесасы буенча куелган “Беренче мәхәббәт” спектакле тәкъдим ителә. Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылык, гармонияле актерлар ансамбле һәм режиссер Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльне уңышлы һәм халыкчан итеп танытырга өлгерде.
Спектакльләргә рәхим итегез!
Билетларны театрның сайтыннан да алып була.