Тиздән мәктәпләр үз ишекләрен ачачак. Күп ата – ананы баласына киләчәктә татар теле кирәк буламы, юкмы дигән сорау борчый. Казанның 8 мәктәбендә татар теле дәресләрен укытучы Марат Минһаҗев фикеренчә, балада телгә кызыксыну уянсын өчен яңа алымнар кулланырга кирәк.
“ Мин башлангыч сыйныфларында эшләгәч, күбесенчә, уен алымын кулланам. Мультфильмнар, иҗади кичәләр, конкурслар оештыру баланы татар дөньясына тарта ала”, дип фикерен белдерде ул.
Күп мөгаллимнәр сүзен хуплап, Маран Минһаҗев та баланың татарча белмәве ата-ана гаебе, дип саный. “ Әгәр гаиләдә телгә битарафлык бар икән, мәктәп кенә ул бушлыкны тутыра алмый, минемчә”, ди укытучы.
БДИга карата Марат тискәре фикердә. Аның фикеренчә БДИ белем дәрәҗәсен тикшерү ысулы түгел. Чөнки татар телендә белем алган укучыга икенче телдә имтихан тапшыру авыр. “БДИны гомумән бетерергә, мәгариф системасына үзгәрешләр кертергә кирәк”, дип саный ул.
Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның “акча эшлисегез килсә, бизнеска барыгыз” дигән сүзләре күп укытучыда ризасызлык уяткан кебек, Марат Минһаҗевне дә битараф калдырмаган.
”Театр элгечтән башланган кебек, тәрбия дә укытучы өстендә. Илнең киләчәгендә дә укытучының роле зур. Мөгаллимнәр бизнеска китсә, кем яңа буын вәкилләрен тәрбияләр? Минемчә, укытучылар, табиблар, тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары депутат хаклары белән бертигез булырга тиеш”, диде мөгаллим.