«Вконтакте»да урнаштырылган язма өчен, студент кызга 400 мең сум штраф салганнар

Патимат Гаҗиева экстремизм һәм террорны халык алдында аклау маддәләре буенча гаепле дип табылган. //Азатлык радиосы//

Мәскәүнең Сеченов университеты студенты Патимат Гаҗиеваны “ВКонтакте” социаль челтәрендә Русиядә тыелган “Ислам дәүләте” террорчы төркеменең билгесен урнаштырганы өчен мәхкәмәгә биргәннәр.

“Интерфакс” хәбәр иткәнчә, кыз экстремизм һәм террорны халык алдында аклау маддәләре буенча гаепле дип табылган. Гаепләүче як 4 ел колония таләп итсә дә, студент яклаучысы аның гамәлендә җинаять тапмый.

Нәтиҗәдә, Мәскәүнең хәрби мәхкәмәсе Гаҗиевага 400 мең сумлык җәза бирде. Аның адвокаты мәхкәмә карарына шикаять бирергә җыенмыйбыз, ди.

2015 елның июлендә Патимат Гаҗиева үзенең “ВКонтакте” сәхифәсендә “Ислам дәүләте” байрагы төшерелгән видео скриншотын урнаштыра. Ләкин берничә көннән ул аны кире алып куя. Шуңа карамастан, ноябрьдә кызны тоткарлыйлар. Гаҗиева өлешчә үз гаебен таный.

Бәйле