Ленар Сәйфиев сөйгән кызы белән аерылышуның сәбәбен әйтте

Соңгы вакытларда җырчы Ленар Сәйфиев зур сәхнәләрдә сирәгрәк күренә башлады. Без исә һәрнәрсәдән дә хәбәрдар булырга яратучы халык буларак, моның сәбәбен егетнең үзеннән сорадык.

— Соңгы вакытта миңа бу сорауны бирүчеләр шактый шул. Чыннан да, “Барс-медиа” компаниясе белән эшләмим хәзер, күмәк концерт программаларында да сирәгрәк чыгыш ясыйм, әмма аңа карап кына җырламый тормыйм. Сезнең сорауга җавап итеп, тамашачы мине сәхнәдә көзге айларда ешрак күрә башлар дип әйтә алам. Яңа җырлар да иҗат ителә. Тагын бер зур хыялым бар минем. Алдан сөйләү килешмәсә дә, планнар белән уртаклашасы килә. Быел миңа — 30 яшь, иҗатыма ун ел була. Шушы зур вакыйгаларны берләштереп, концертлар оештырасым килә. Моның җиңел эш түгел икәнен дә беләм, әмма Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас дип өметләнәм.

— Ленар, син бит әле, иҗаттан тыш, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәсең.
— Әйе, без энергияне саклый торган лампалар чыгару һәм аларны тарату белән шөгыльләнәбез. Җәйге чорда, сәхнәне бераз икенче планга куеп, күбесенчә менә шушы өлкә буенча эшләдем.

— Шәхси тормышыңда үзгәрешләр бардыр, бәлки, Ленар?

— Әлегә өйләнергә җыенмыйм. Йөргән кызым белән күптән түгел генә юлларыбыз аерылды. Аның белән ярты ел очрашкан идек. Миңа насыйп яр булып чыкмады. Күп очракта артык гадилегем, кешеләргә яхшы мөнәсәбәтем үземә начарлык белән әйләнеп кайта шул. Нишләтәсең инде, миңа дигән пар юлларымда бер очрар әле…

Зөһрә САДЫЙКОВА

Бәйле