- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Чәчләрен буятып, укладка ясаучы ир-атларга ияләшеп тә киләбез бугай. Үз-үзләрен караучы, хатын-кызлардан да күбрәк кремнар алып, киемнәрен гел яңартып торучы “көчле” затлар көннән көн арта.
Инстаграм челтәрендә тагын бер яңалык: ир-атлар узыша-узыша тырнак буйый. Буяп кына калмый, #malepolish хэштегы аша бар дөньяга күрсәтә. Мактанырга яратучы хатын кызлардан бер дә ким түгел инде. Алар моны мода дип аңлата.
Кайбер хатын-кызлар, тырнагым сына дип, идән, савыт-саба юмаган кебек, бу ирләр дә бер нәрсә дә эшләмичә фотога гына төшә микән?
–
–