Шәймиевның оныгы Казан артында гөрләтеп туй уздыра [фото]

Минтимер Шәймиевның оныгы Тимур Шәймиев 19 августта гаилә тормышына аяк басты.

Туй мәҗлесе Боровое Матюшино бистәсенең иң затлы рестораннарның берсендә узды.

27 яшьлек Тимур  — Айрат Шәймиевның улы. Тимур Казанның 39нчы мәктәбен һәм Британиянең эшмәкәрлек көллиятен тәмамлаган. Хәзерге вакытта ААҖ «Дружбанефть» оешмасының җитәкчесе.

Тимурның тормыш иптәше – Түбән Кама шәһәреннән Регина исемле кыз. Яшьләрне туй мәҗлесендә Минтимер Шәймиев үзе дә булган.

Туйны  Михаил Галустян белән Екатерина Скулкина алып барган.

Боровое Матюшина бистәсендә яшәүчеләр, туйга килә алмасалар да, бик матур салют күзәтә алган. Утлы тамашаны күрүчеләр, аны җиңү бәйрәмендә була торган салюттан да ким булмавын әйтә.

туй

Мәгълүмат, фото Вечерняя Казань сайтыннан алынды.

Бәйле