Убырлар уянган чак…

– Алар кайдадыр киткән, – дидем мин, иң куркыныч уйларымны куарга тырышып, – бәлки, күченгәннәрдер?..
Айрат катгый гына әйтеп куйды:
– Алар вампирга әйләнгән.
Мин тертләп киттем. Үзем дә шуннан шикләнә, тик бу хакта уйларга курка идем.
– Нигә алай дисең?
– Алар үткән төндә вампирга әйләнгән, – диде Айрат калтыранган тавыш белән, – синең төшеңә кергән Зәлифә минем арттан килгән булган. Ул… Ну, без аның белән дуслашып йөри идек… Озатышып…

Ул авыр сулап куйды.
– Әгәр ул минем төшкә кергән булса, мин… Мин торып ишекне ачасы идем… Мин аның шулкадәр ялваруына каршы тора алмас идем. Юк. Ә син ачмагансың…
Мин үземне гаепле итеп сиздем.
– Ачарга кирәк идемени?..
– Юк… – Айратның иреннәре дерелдәп куйды, – ул бит Зәлифә түгел… Зәлифә юк инде хәзер…
Мин аны кочаклап алдым.
– Ярый…– диде Айрат, минем кулымны этәреп, – Кирәкми, Илһам…
– Ә синең төшеңә кем керде соң?

Мин сүзне Зәлифәдән читкә алырга теләгән идем, тик Илһам бу соравымнан сискәнеп китте.
– Юк! Әйтмим! – диде ул, күземә туп‑туры карап, – әйт­мим, Илһам. Сорама.

Минем бөтен тәнемә салкын йөгерде. Аның болай кылануы кычкырып әйтүгә караганда да аңлаешлырак иде.
– Нәфисә… – дип пышылдадым мин, – Нәфисә…
Илһам мине кочаклап алды.
Картыйның эскәмиясенә кайтып утырганда да авыр тәэсирләребез таралмаган иде. Без әлеге хәлнең чынлап та шулай икәнен исбатлый да, аңлата да, аңлый да алмый идек. Тик без аны белә, ниндидер бер тойгы белән тоя идек. Бу тоюыбыз җанны иги иде. Беребез дә бер сүз әйтмәдек. Тирә‑якта шомлы тынлык. Күңелдә – курку да газап. Моңа кадәр мин убыр затларны ничектер читтәрәк итеп, башкаларга зыян салса да миңа һәм якыннарыма тимәсләр кебегрәк итеп күрә идем, әле вампирның сулышы җилкәмә килеп бәрелгәндәй тоелды, бөтен тәнем эсселе-суыклы булып китте һәм мин, ирексездән, артыма борылып карарга мәҗбүр булдым. Һәм дертләп киттем. Койма буйлап йодрык зурлык үрмәкүч менеп килә иде. Котым алынудан ничек ыргып торганымны да сизми калдым.

– Нәрсә булды? – диде Айрат, урыныннан сикереп торып, – ни бар?
– Әнә кара… – Мин үз тавышымны үзем танымадым, – йодрык кадәр…

Икебез дә коймага текәлдек. Мин үз куркаклыгымнан гарьләнеп куйдым. Үрмәкүч нибары бармак очы зурлык кына иде. Айрат бер миңа, бер үрмәкүчкә карап алды да иңемә кулын салды:
– Әйдә, өйгә керик.

Өй ишеге эчтән бикле иде. Озак дөбердәттек. Тынлык. Тәрәзә дә шакып карадык. Юк.
– Картый йоклап киткәндер.
– Ул көндез йокламый,– дип кырт кисте Айрат, – ни булды икән?
Мин дәшмәдем.

– Нәнәйнең ишеге эчтән ике келә белән бикләнә, –диде Айрат, –озынрак калай кисәген ишек ярыгыннан тыгып күтәрсәң, ачыла торган иде.

Без ишегалдын берничә кат әйләнеп чыктык. Тик кирәкле калай табылмады. Кайсы кыска, кайсы артык йомшак иде.

– Җәйге тәрәзәләр бер генә катлы бит, – дидем мин,– әйдә шуннан гына керәбез.
– Пыяласын ватсак?..

Мин дәшмәдем. Сәндрәгә менә торган баскычны тәрәзә янына китереп сөядем дә рамны тотып торган кадакларны бая табылган калай кисәге белән каерырга тотындым. Озак интегергә туры килмәде. Тәрәзәне Айратка тоттырып, эчкә үттем.
– Картый! Син кайда?!

Сезнең искә алганыгыз бар микән, кеше яшәмәгән өйдә ниндидер сәер һава, җәйге челләдә дә өшеттерерлек салкынлык була. Мин дә әнә шул салкынлыкны тоеп, җиңелчә калтыранып куйдым. Үз тавышым үземә ят булып ишетелде. Картый олы якта юк иде. Тәрәзәдән башын тыккан Айратның сораулы карашына мин иңемне җыерып кына җавап бирдем. Ул, бәләкәй якка ымлап, эчкә узды.

Өстәл ашъяулык белән каплап куелган, урындык­лар тәртип белән тезелгән. Газ плитәсе өстендә майлы таба утыра, мич алдында кош-кортларга бәрәңге пешерә торган казан. Базның капкачы ачык. Икебез дә баз авызына карап, өнсез калдык. Айрат тышка ымлады. Без верандага чыктык. Андагы карават та буш иде. Беркайда да беркем дә юк. Мин ихатага чыга торган ишекнең келәсен ычкындырдым. Айрат тәрәзә төбеннән кесә фонарен алды.

Өй ишегенең тоткасына үрелүгә, эчтә ниндидер тавыш ишетелде. Айрат шунда ымлады.
– Күсе түгел микән, – дип пышылдадым мин, ишеккә колагымны куеп, –келтер-келтер-келт… Тек-тек… Юк… Охшамаган…

«Келтер-келтер-келт-келт…»
Тавыш бу юлы икеләтә көчле булып ишетелде. Веранда тәрәзәләренең пыялалары земберләп, селкенеп-селкенеп куйды. Без бер-беребезгә сораулы караш ташларга да өлгермәдек, кинәт веранда ишеге шапылдап ачылып китте. Без баскан урыннарыбызда каккан казык кебек катып калдык.

Сулыш алырга да куркып озак көттек.
«Келтер-келтер-келт…» – ишек артында.
«Дер-дер-деррр» – тә­рә­зә пыялалары.
«Шак-шык…» – веранда ишеге.
«Тек-тек-тек-тек…» – безнең тешләр бугай.
Тагы көттек.
Бер нәрсә дә булмады.

Котыбызны алып, җаныбызны айкаган тавышларга бераз күнеккәндәй иттек. Әле булса бәла-казага юлык­мавыбыз тынычландырыбрак җибәрде. Һәм без уйларлык хәлгә килдек.
– Җил бугай… – диде Айрат.

Мин өй ишегенә ымладым. Айрат иңнәрен сикертте. Мондый билгесезлек ишек артында көтәргә мөмкин булган куркынычтан да яманрак иде. Һәм мин, курку катыш тәвәккәллек белән, ишек тоткасына үрелдем, һәм аны кинәт кенә ачып җибәрдем. Ә анда…

Анда бернәрсә дә юк иде.
«Келтер-келтер-келт…»
Өй артында үскән чия агачының бер ботагы җилгә селкенеп, тәрәзә пыяласына тиеп‑тиеп ала икән.
Без бер-беребезгә мәгънәле караш ташладык.

– Картый бәрәңгегә төш­кән, – дидем мин, баз авызына якынрак килеп, – яктырт әле, монда бернәрсә дә күренми.

Айрат фонарен кабызуга, аркасы белән баз стенасына терәлеп чүгәләп утыр­ган кеше гәүдәсе күренде.
– Картый!
Җавап бирүче булмады.
– Баскычтан егылып төшмәде микән? – диде Айрат, –нәнәйнең аяклары сызлаштыра бит ул…
– Фонареңны бир… – Мин базга сикердем, – картый!

Ул дәшмәде.
Селкенмәде дә.
– Картый, нәрсә булды?

Мин аның кулыннан алдым һәм чак үрә сикермәдем: ул боздай салкын иде. Аның салкынлыгы миңа да күчеп, бөтен тәнемне калтыратырга тотынды, тизрәк, тизрәк баздан чыгып качасым килде, тик үземне кулга алырга тырышып, тирән сулап куйдым.
– Ничек? – диде Айрат, – картый нишләгән?
Мин дәшмәдем.
– Илһам?
– Туктап тор…

Мин бармак очлары бе­лән картыйның салкын иягеннән алып, башын югары күтәрдем һәм котым алынудан ят тавыш белән кычкырып җибәрдем. Буыннарымның йомшарып, бөтен гәүдәмнең мамыкка әйләнүен тойдым, бөтен җаным‑тәнем ток суккандай дерелдәп, утлы әрнү белән әрнеп сулкылдап куйды. Кайдандыр ерактан: «Нәрсә булды?» – дигән тавыш ишетелде. Моның Айрат икәнен чамаласам да, авызымны ачарлык көч тапмадым, картыйның йөзеннән күз ала алмадым.
Бу – картый түгел иде.

Дөресрәге, иртән генә безгә коймак пешереп ашаткан назлы да ягымлы карчык түгел иде бу. Акайган күзләрендә чиксез гаҗәп­ләнү катыш курку катып калса да, битендәге җыерчык­лар таралып, маңгай сырлары язылып беткән, ул чын кешедән бигрәк, балавыздан ясалган курчакны хәтерләтә иде. Мин бөтен батырлыгымны туплап, аның күзләрен йомдырып куйдым.

– Картый үлгән…
– Нәр-сә-әә?!. – Айрат шундук төшеп җитте, – нәнәй-йй… Ул үлгәнмени…
– Күршеләрне чакырыр­га кирәк, – дидем мин, һәм кинәт бөтен тәнем калтыранып куйды. Картыйның күзләре кабат ачылган иде. Ул гел миңа карап торадыр, ниндидер бер ялгыш хәрәкәт ясасам, авызын ачып нәрсәдер әйтер сыман иде…

Кинәт идән сайгагы белән нигез туфрагы арасында нәрсәдер порхылдап куйды. Мин фонарьны шунда төбәдем. Кечкенә ике ут шары ялтлап китте дә шундук юкка чыкты, тик бу песи түгел иде, мин яшен тизлегендә баскычтан сикереп менгән арада аның канатларын күргән кебек булдым…

***
– Нишлибез инде? – диде Айрат, чарасызланып, – күршеләр юкка чыккан… Хәтта Наиләләр дә ишек ачмады бит…
Мин дәшмәдем. Нәрсә эшләргә кирәген үзем дә белми идем.
– Әйдә, үзләре өйдә юкларның базларына төшеп карыйбыз.
– Юк! Алай ярамый.
– Син ишек төбендә генә торырсың.
– Юк. Төшмибез.

Айрат хаклы иде. Ниндидер сәбәп белән базга төшеп, андагы убыр кулына эләккән кешеләрнең гәүдәсен күрүдән файда юк. Аннан соң, картыйның өй нигезендә ялтыраган ике ут шары да күз алдыннан китеп өлгермәгән әле. Үзеңнең дә бер‑бер хәлгә юлыгып куюың бар. Тик шулай да…

– Әйдә, базларына төшмәбез, фонарь белән генә яктыртып карарбыз. Өстән генә.
Айрат баш селкеде.
– Картый хәстәрен күрер­гә кирәк. Аны базда яткызып булмый бит. Әйдә, әнигә әйтәбез.

Мондый уйның минем башка килмәвенә үкенеп куйдым. Югыйсә Айраттан өлкәнмен дә бит инде. Безгә башта ук шулай итәргә иде.
– Киттек!

Айратларга барып, күргән-белгәннәребезне туган апа белән уртаклашсак, бөтен шомнарыбыз таралыр сыман иде. Шуңа да без ашкынып кайттык. Безнең кебек егетләргә урам буйлап йөгереп йөрү килешмәгәнен дә уйлап тормадык. Элдердек кенә.

– Әни өйдәдер ул, – диде Айрат капка төбенә килеп җиткәч кенә, – икенче көн инде эшкә чыкмады.
Өй ишеге ачык иде.
– Әни!
Җавап ишетелмәде.
– Әни!
– Туган апа!

Дәвамы бар.

Шәһри Казан

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий