Бүген Венера Ганиеваның туе! [беренче фотолар-видео]

Венера Ганиева гаиләсендә тантаналы вакыйга инде килеп тә җитте. Камил әфәнде белән кавышуларына быел утыз ел туу уңаеннан, алар 22 августта янә өйләнештеләр.

» «Казан» гаилә үзәгендә законлы никахыбызны яңартачакбыз. Аннары «Татар утары»нда бәйрәм мәҗлесен үткәрергә планлаштырдык. Анда туганнарыбыз, дусларыбыз, якын кешеләребез чакырулы, барлык укучыларым да котларга киләчәк. Хәтта 30 ел элек туебызда шаһит булган дусларыбыз да булачак.» дип сөйләгән иде Венера Ганиева.

Татар эстрадасы җырчылары әлеге тантанадан беренче фотолар белән дә бүлешә башлады.

Венера Ахатовна кияугэ чыга

Фото опубликовано Вадим Захаров (@vadimzaharov_official)

Бәйле