Дөньякүләм эшмәкәр Олесь Тимофеев миллион сум акча эшләү серләрен ача [әңгәмә]

 “Күңелеңә хуш килмәгән өлкәдәге эшмәкәрлекнең гомере кыска була”, дип белдерде Киев эшмәкәре Олесь Тимофеев. Аның фикеренчә, эшмәкәрлек акча өчен генә була алмый, ул эшне яратып эшләргә кирәк.

Казанга танылган интернет – эшмәкәр Олесь Тимофеев килә. 26 – 28 август көннәрендә эшмәкәрлек белән кызыксынучылар өчен дәресләр узачак. «Татпресса» хәбәрчесе сорауларына да җавап бирде Олесь. Эшмәкәр булуның серләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Эшмәкәрлектә үз куышыңны ничек табарга?

-Моның берничә ысулы бар. Иң дөресе – күңелгә якын булганын сайларга кирәк. Һәрбер кешенең кызыксынган өлкәсе була. Мәсәлән, безгә бер кеше килде. “Мин умартачылык белән кызыксынам тик моның белән ничек акча эшләп булуын аңламыйм”, ди. Бу темага кызыклы блог эшләргә була. Әйтик, “Яндекс”та гына умартачылык буенча, 147 мең сорау. Яшь умартачылар өчен белем бирү дәресләре, төрле күргәзмәләр оештырырга була.

Үз куышыңны табуның икенче ысулы – аналитик ысул. Үзеңне кызыксындырган 20 тема язып алына. Нәтиҗәләр ясап, ихтыяҗда булган һәм югары күрсәткечле 5 өлкәне калдырабыз. Һәм шулар арасыннан күңелгә хуш килгәнен сайлап алабыз.

— Эшмәкәрлек эшен ачу кайда җиңелрәк? Зур шәһәрләрдәме әллә киресенчә?

-Мин зур шәһәрдә башларга киңәш итәр идем. Чөнки кеше күбрәк, финанс мөмкинлекләре һәм ихтыяҗ зуррак.

Икенче яктан караганда, кечкенә шәһәрләрдә син ярышмыйча да эшли аласың.

Бу сорауга төгәл җавап биреп булмый.

— Кредит алырга кирәкме?

-Мин алмаска киңәш итәм. Эшеңә үз акчаларыңны тоту яхшырак. Бу минем шәхси тәҗрибәм, мин шулай башладым. Һәм бу озак барыш. Минем тиз башлап җибәрүче кешеләрне күргәнем булды. Кредит алып, зур офис ачтылар, кирәк – яраклар алып тутырдылар. Берничә айдан алар барысын да кире саттылар, чөнки бурычны түләргә кирәк иде.

— Яңа башлаучы эшмәкәрләргә нәрсә тәкъдим итәр идегез? Нидән башларга?

-Беренчесе – күңелеңә хуш килгән эш сайлап алу. Икенчесе – фикерләү, күнекмәләр һәм маркетинг. Сатарга өйрәнү мөһим, бу бик кирәк. Өченчесе – урынны һәм  аралашу даирәсен дөрес сайлау. Аска тартучыларны түгел, ә сезгә ярдәм итә алачак кешеләрне эзләгез. Һәм дүртенчесе. Яхшы эшмәкәрлек эшен ачу – яхшы тормыш ясау дигәнне аңлатмый. Эшмәкәрлеккә  генә юнәлгән вакытта, син ни өчен эшләгәнеңне аңламыйсың һәм синең максатларың бик вак һәм аз була. Әгәр чын тормышка юнәлтелгән булсаң, кем белән гомер кичерергә, кая бару турында уйлыйсың. Эшмәкәрлек – ул, хыялдагы тормышыңны төзү өчен корал гына.

 

 

 

Мәгълүмат http://www.tatpressa.ru/ дан алынды.

 

Бәйле