Балалы хатыннар ире булган килеш башкага кияүгә чыгып бәхет таба аламы? [психолог киңәшләре]

“Аерылышканнар икән…” Танышларыгыз турында шундый хәбәр ишетсәгез гаҗәпләнер идегезме? Аерылышулар хәзер киң таралды, без аларга ияләшеп тә беттек бугай. “Таркалучы гаиләләр елдан-ел арта!”,  дип чаң суксалар да, күңел түрендә бу хәл белән килешеп барабыз кебек…

Илдар белән Алинә 4 ел очрашып йөргәннән соң никах укыта. Дөресен генә әйткәндә, очрашып йөрүләре озакка сузылгач, аларны  күптәннән ирле-хатынлы дип кабул итәләр. Туйлары да шаулап-гөрләп, зур әзерлекләр белән үтә. 3 ай дигәндә, яшьләр аерылышуга гариза яза. Сәбәбен дә бик җиңел аңлата: “Ул минем кеше түгел…”

Ралия белән Тимур, киресенчә, 8 ай аралашып йөргәннән соң туйлый. Ә 4 ел була дигәндә,  аларның да гаиләләре таркала. Тормыш юлларында башка кеше очратып, янә гашыйк була алар.

Ә менә Гөлия белән Айрат, дини кешеләр булса да, гаиләсен саклап кала алмыйлар. Ярты ел бергә гомер иткәч, аларның юллары аерыла. Гөлия янә, үзеннән күпкә олырак мөселман ир-атына кияүгә чыга, күп тә үтми балага уза. Әмма сабый дөньяга аваз салганчы, булачак әни иреннән китеп бара.

Баланы ялгыз үстерү  авыр, Гөлия кабат кияүгә чыгып, бәхетле гаилә кору теләге белән яши башлый. Догалар кабул була дигәндәй,  ул Фаилне очрата. Тик бу юлы да  1 елдан артык яшәми яшьләр…

Мондый мисалларны бик күп китереп була. Яшьләр дә, инде дистәләгән еллар бергә гомер иткән парлар да аерылышудан куркмый.

“Элек гаиләләр таркалмаган, нык булган” дип әйтергә яратабыз. Моның сәбәбе нәрсәдә һәм, гомумән, олы буын әлеге проблема турында ниләр уйлый?

“Хәзер яшьләргә тормыш итүләре авыр. Заманасы үзгәрде, финанс ягын да онытырга ярамый. Өйләнгәч фатир аласы бар, балаларны да аякка бастырырга кирәк.  Элек бит яшьләр әти-әниләре белән бергә торган, дәүләт тә фатирлы иткән…”, дигән фикердә 60 яшьлек Рәйхана Хәлиуллина.

Ә менә 70 яшен тутырган Сәвия Хәбибуллина үз тарихын сөйләп китте: “Мине булачак ирем урлап кайтты. Урланган кыз янә өенә кайтса, гаиләсе өчен дә, үзе өчен дә бик оят гамәл иде. Шуңа да, телисеңме, теләмисеңме кияүгә чыгарга туры килде. Ирем белән без 4 бала тәрбияләп үстердек. Тормыш иткәч, барысы да булды, җиңел генә бармады. Әмма ул авырлыклар бер миндә генә түгел иде. Авылыбызда йорт аралаш  шул ук проблемалар: ирләр салырга ярата, кул күтәрә. Балаларыңны да күтәреп чыгып китеп булмый бит. Сабыр итеп түзәсе генә кала. Сабыр булдык. Алай да, тормышыма үкенмим, бар нәрсәнең уңай якларын күреп яшәргә кирәк. Хәзерге яшьләргә түземлек, сабырлык җитми дип уйлыйм”.

Чыннан да, кешеләр хәзер ирекле,  башкаларның фикереннән оялып, куркып тормыйлар. Бәлки элек  хатын-кызлар түзеп яшәгәнгә күрә гаиләләр таркалмагандыр?

Бар да шулай җиңел генә түгел икән, һәрнәрсәнең ике ягы бар. Мәсәлән, Фәридә тарихы.

Бер егет белән озак кына очрашып йөргәч, алар никахлашырга уйлый. Бар йолаларны туры китереп, кызны  сорыйлар, никах, туй көннәрен билгелиләр, кунаклар да чакырыла башлый. Егет белән кыз – замана яшьләре, никах укылмаса да бергә яши. Шулчак Фәридә егетнең тискәре якларын  күреп ала: Камил салгаларга ярата икән, эшен дә гел алмаштырып тора, кул да күтәрергә мөмкин. Фәридә соң булганчы дип, кияүгә чыгудан баш тартырга уйлый. Тик әнисе кырт кисә: “Син нәрсә, сорарга килгәнеңне бар авыл күрде! Кунаклар да чакырылган. Оятка каласың киләме?” дип, ризалыгын бирми. Яшьләр никахлаша, балалары да дөньяга килә. Фәридәгә ничек кенә авыр булмасын, түзә, сабыр итә. Вакыт узгач, барыбер ялгыз булып кала ул. Камил, кызны гаепле итеп калдырып, бу бала минеке түгел дип, чыгып китә. Бу очракта кеше сүзеннән куркып, өйләнешкән гаилә дә бәхет таба алмый. Нәтиҗәдә, тагын бер таркалган гаилә, тагын бер бәхетсез бала…

Әлеге очраклар башкаларга гыйбрәт булсын иде дә бит, тик кеше үзе абынып, хаталар ясамыйча  тормышын яхшы якка үзгәртә алмый. Кемгәдер, ялгыз калып, уйларын тәртипкә салырга кирәк, кемдер якыннары белән киңәшләшә. Ә менә кайбер очракларда психолог белән берлектә генә үз-үзеңне аңлап, тормышыңа дөрес юнәлеш биреп була.

'y;t

Гаилә психологы Энҗе Низамиева (фото Энҗе Низамиеваның шәхси архивыннан алынды)

Гаилә психологы Энҗе Низамиевага эшләү дәверендә бик күп хатын-кызлар мөрәҗәгать иткән. Энҗе шулай ук Вконтакте челтәрендә төркем булдырып , консультацияләр алып бара. Ул метафорик карталар кулланып, арттерапия, әкият терапия, коучинг терапиясе ярдәмендә эшли.

— Энҗе, яшьләрнең гаиләне саклап кала алмау проблемасы бармы, сезгә хатын-кызлар күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

-Чыннанда, аерылышучылар саны елдан ел арта. Әгәр 100 ел элек бер-ике гаилә генә аерылышса, бүгенге көндә һәр икенче гаилә генә сакланып кала. Татар, мөселман гаиләләре арасында  да аерылышучылар күп. Сәбәпләре, әлбәттә, төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, әти-әнинең яшьләрнең арасына керүе. Шуңа да, халыкта “арагызга өченче кешене көртмәгез” дигән гыйбарә яши. Балага уза алмау, алкоголизм, торак проблемасы, ир белән хатынның эгоизмы, гаилә тормышына әзер булмау, көнкүреш проблемалар – болар да аерылушыга китереп чыгара торган сәбәпләр. Кияүгә чыгарга җиңел, ә менә гаиләне саклап кала алу күпкә авыррак.

Хатын-кызлар, яшь кызлар миңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Кемгәдер ирнең эш хакы аз булуы борчый, тормыш иптәшенең холкы да ошап бетмәскә мөмкин. Ата-ананың иргә булган йогынтысы да күп кызларны борчуга сала. Шулай ук хатын-кызлар  декрет чорында көн-күреш эшләрдән арый. Андый хатыннар хәлсезлеккә, ялгызлыкка  зарлана. Тагын бер борчыган сорау – хатын белән ирнең уртак хыяллары, максатлары булмау.

— Күпчелек очракта аерылышуга кем беренче адым ясый?

— Бу сорауга мин болай җавап бирер идем. Әгәр ир-ат аерылышырга теләсә, хатын -кыз аның фикерен әле үзгәртә ала. Чөнки ул — гаиләнең җаны, йөрәге. Әлбәттә, хатын — кыз бу очракта зур  тырышлык күрсәтергә тиеш. Ә менә хатын-кыз иреннән китергә уйласа, бу очракта ир-атка аның фикерен үзгәртү кыен булачак. Чөнки хатын-кызлар, гадәттә, озак сабыр итеп яши дә, түземлеге бетеп китергә уйлый.

— Аерылышу турында фикер йөртә башлаган яшьләргә нишләргә соң?

— Әгәр дә гаиләдә берәр конфликт туа икән, бу ситуацияне файдага кулланырга мөмкин. Бу ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен менә дигән сәбәп була ала. Һәм бу очракта иң яхшы дару – сөйләшү, аралашу. Тәмле итеп чәй пешереп, кара-каршы утырып, тыныч кына, бер-береңне гаепләмичә сөйләшү, гаилә тормышыннан кем нәрсә алырга теләгәнен аңларга тырышу .

— Син хатын-кызларга нинди китаплар укырга киңәш итәсең?

— Иң беренче чиратта, Коръән китабына һәм Пәйгамберебез сөннәтенә таянып яшәргә кирәк. Китапларга килгәндә, Хелен Анделинның «Очарование женственности», шулай ук Стивен Кови язган «7 навыков высокоэффективных семей» дигәннәрне киңәш итәр идем.

— Гаилә тормышына әзер булырга кирәк дидең, бу әзерлекне кайчан һәм ничек башларга?

— Һәр ата-ана кече яшьтән үк баласын гаилә тормышына әзерләргә тиеш. Иң беренче чиратта, ул , әлбәттә, шәхси үрнәк. Әгәр дә кыз бала әнисенең әтисен хөрмәт итмәвен, яки киресенчә, барсын да гафу итеп, тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә тартып баруын күреп үссә, ул да соңыннан шуны кабатлыячак.

Малайларны — гаилә башлыгы, кызларны – хатын кыз булырга өйрәтергә кирәк. Кызганыч, әти-әниләр әлеге сорауга җиңел карый, үскәч үзләре өйрәнер әле дип уйлый. Балалар бакчасында, мәктәптә конкуренция булганлыктан, балаларын лидер булып, алдынгылар рәтендә күрәсе килә. Мондый балаларда эгоизм барлыкка килергә мөмкин.  Шулай ук, ата-аналар тәрбиягә игътибар итмичә, күбрәк матди якны кайгырта.

— Әти-әнинең аерылшуы бала өчен дә авыр биреләдер…

— Әлбәттә, әти белән әнинең аерылышуын балалар бик авыр кичерә, алар өчен бу ваҗига. Гаилә бала өчен иң мөһим әйбер. Гаиләдә ул үзен кирәкле итеп хис итә, монда аны яраталар, аңлыйлар, аның белән аралашалар. Гаиләнең таркалуы аның психологиясенә зур йогынты ясый. Нинди яштә булуыннан һәм аерылышуының сәбәбеннән (ир хатынга кул күтәрә, яисә уртак тел таба алмыйлар) баланың әлеге ситуацияне никадәр авыр кичерүе тора. Мондый балаларда төрле комплекслар барлыкка килә. Алар үзләрен начар, гаепле дип хис итә башлый.

— Кызганыч, мөселманнар арасында да аерылышучылар күп, син моның турында үзең дә әйтеп үттең. Әлеге күренешнең сәбәбе нидә икән?

— Күпчелек очракта мөселман гаиләләрнең таркалуы сәбәбе шунда — яшьләр гаилә корыр алдыннан бер-берсен белми. Өйләнәләр: чөнки кыз намаз укый һәм яулык кия, ә кияүгә чыгалар: чөнки егетнең иманы нык һәм сакалы бар.

Никах – Аллаһы Тәгаләнең олуг бүләге. Һәм әлеге җитди адымга алай җиңел карау бер дә дөрес түгел. “Бер киселгән икмәкне кире ябыштырып булмый”, диләр. Булачак тормыш иптәшенең әти-әниләре, туганнары, дуслары белән танышырга, аның теләкләре, ниятләре,тормышка карашлары белән  кызыксынырга кирәк.

— Ахырдан, укучыларыбзга киңәшләреңне бирсәң иде.

— Күпме генә гаилә тормышына әзерләнсәң дә, бергә тора башлагач аңлашылмаучылыклар килеп чыгачак, конфликтлар да булачак. Әгәр дә аларны ир белән хатын дөрес итеп кабул итеп, нәтиҗәләр ясап, үткәреп җибәрә алса, аларның мөнәсәбәтләре тагын да ныгыячак, мәхәббәтләре дә артачак.

Бер-берегез белән аралашырга, сөйләшергә өйрәнегез, бер-берегез өчен кызыклы булыгыз, уртак хыяллар, максатлар белән яшәгез. Шуны да истә тотыгыз, әгәр дә тишек барлыкка килгән икән, зурга киткәнче аны тегеп кую кирәк.  Гаилә тормышында да шулай. Мөнәсәбәтләрегез начарайды икән – аларны үзгәртергә тырышыгыз, чөнки вакыт үтү белән соң  булырга мөмкин. Мин барлык гаиләләргә  тынычлык, мәхәббәт, тигезлек теләп калам.

Ахырдан тагын бер тормыш тарихы белән таныштырп китәсем килә. Хәлил абый белән Сәймә апа 9 бала үстергән ир белән хатын. Кызганыч, хәзер инде Хәлил абый арабызда юк. Сәймә апа әлеге югалтуны бик авыр кичерә. Берничә ел элек ул үзенең уй-фикерләре белән бүлешкән иде:

“Гаиләне салкап калу бик авыр. Без тугыз бала үстердек. Анысы да аз булган икән, 19 табасы калган — дип шаян гына сүзен башлады карчык. — Бала бит –ул гаиләнең бәхете, шатлыгы, яшәүнең яме. Балаларны тәрбияләү, үстерү җиңел булмады, әлбәттә. Арабызда да гел мәхәббәт, сөю ташып тормады. Китәсе, аерылышасы килгән чаклар да булды. Арабызга керергә дә теләделәр, хыянәте дә бәлки булгандыр. Әмма бу авырлыклар безне якынайтты, араларыбызны ныгытты гына. Ләкин без моны еллар узгач кына аңладык.” Чыннан да, Хәлил абый белән Сәймә апа гел бергә булдылар, бар эшне бергә эшләп, бер-берсеннән аерылмадылар.  Кышкы көннәрнең берсендә Хәлил абый, торт күтәреп кибеттән кайтып килә иде. “Әллә берәр бәйрәм мәллә?” дип сорагач: “Бүген гашыйклар көне диләр, менә Сәйма апаңа күчтәнәч алып кайтам, чәй эчәрбез”, дип өенә ашыккан иде карт. Ул көнне тәрәзәләрендә әле озак утлары сүнмичә, карт белән карчыкның кара-каршы утырып, чәй эчкән шәүләләре күренде.

Мәхәббәт, мәхәббәт дибез… Бәлки чын мәхәббәт, менә шулай дистәләгән еллар узып, авырлыклар кичкәч кенә кешелеккә олы бүләк итеп биреләдер…  Ә без, беренче авырлыклардан куркып, җиңеллерәк юл эзләп, чын сөюгә илтүче сукмактан тагын да ераккарак тайпылмыйбыз микән?

Ләйсән Миназова

Фото helprazvod.ru сайтыннан алынды

Бәйле