Җырчы Чәчкә әни булды!

Бу елны татар эстрадасының гүзәл затлары бер-бер артлы бала алып кайтты. Җырчы Чәчкә дә үзенең беренче сабые дөньяга килгәнне зарыгып көтте.

Һәм менә ниһаять, 23 нче августта 21:35 сәгатьтә Чәчкәнең кызы дөньяга аваз салды. Сабый В.С. Груздева исемендәге 3нче номерлы бала тудыру йортында туган. Баланың буе 55 см., авырлыгы 3,560кг.

Җырчының тормыш иптәше Ирекнең сүзләренчә,  әлеге вакытта алар кызларына исем эзләү белән мәшгүль.

Гибадуллинар гаиләсенә бәхет теләп калабыз. Кызлары иманлы, сау-сәламәт, рәхимлек бала булып үссене!

 

Мәгълүмат, фото: http://tmtv-online.ru/

Бәйле