Бала туса, әти-әнинең иң беренче бурычы — сабыйга мәгънәле, матур исем кушу. Күп очракта, бу эш җиңел генә бирелми: меңләгән исем арасында нарасыеңа туры килерлеген сайлап алу кыенлаша. Шуңа да булачак әти-әни исемне алдан ук сайлап куярга тырыша. Айсылу Лерон да инстаграм битендә балаларына ничек исем сайлаулары турында сөйләп китте.
«Икенче балабызның малай булуын белугә, исем уйлый башладык. Вариантлар күп, билгеле! Бәби туганчы вакыт та бар шикелле. Шулай уйлаша торгач, улыбызның исеме «нур»лы булырга тиешлеген аңладык. Ә без — татарларда андый исемнәр байтак: Нурислам, Газинур, Зиннур, Нургали, Шахинур, Айнур, Нургаян (анысы бабамның исеме)… Нур дип кушсаң да була кебек. Тик безнең очракта фамилия белән әйткәч, «нур»ы да фамилиянең бер иҗегенә әверелеп куя. Бармый, кыскасы. Шулай бер көнне Нурихан исеме барлыгы искә төшмәсенме! Татар әдәбияты белән таныш булганнар халкыбызның Нурихан атлы язучыбыз барлыгын яхшы беләдер. Нурихан Фәттах. «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнарының авторы ул. Нурихан исеме милләтебезнең әнә шушы шәхесе белэн ассоцияләшә. Ә нигә юк? Затлы, мәгънәле, матур бу исем улыбызга бик килешеп тора. Чыннан да, Нурлы ул безнен Нуриханыбыз! P.S. Башта мин Нурихан исемле малай бездә генә бар дип уйлаган идем, баксаң, бар икән ул Нуриханнар! Шунысы кызык, күбесе безнең белән яшьтәшләр. P.P.S. Өйдә без улыбызны шаяртып «ханчик» дип тә йөртәбез үзе нәни, үзе хан!», дип яза Айсылу.
Фото — https://vk.com/