Биләмче килен [булган хәл]

Автобуста кайтабыз. Күбесе – авылдан сөт сатарга килгән хатыннар. Сөт шешәсе тулы сумкалар бушап калган, тик авызлар гына сүздән бушамый. Бер апа күршесендәге ир белән хатынның ничек бозылышканнарын сөйләп бетерде дә, үз килененә күчте. “Син, Фагыйлә, минем кече малайны беләсең бит инде. Бик тырыш, Аллага шөкер, бик булган минем улым. Яше дә бар, бер калгач, кала икән шул. Ул инде өйләнмим дип йөргән иде дә, көннәрдән бер көнне насыйбы килеп чыкты кебек. Бу кыз белән алай озак йөрмәде. Аны ошатты ахырысы, өйләнәм дип сөйләнә башлады.  

Улым Рафаэль Чаллыга йөреп эшли, соң да кайта. Иптәшләрендә кунып та калгалый. Кызы, ул кайтмаса, өйгә шалтырата. Улымның кесә телефонына да йөз тапкыр чыга икән. Рафаэльне шулай гел «барлап» кына торды. Үзеннән бер адым артык атлаттырмады. Өч айдан никах укыттык. Болар бергә яши башладылар. Башта туй ясамаган идек, әллә торалар, әллә юк дип. Аннан ясадык инде. Кече малай бит, абыйлар туйлап өйләнде, миңа юк дип әйтүе бар. Килен башта тыныч кына сыман йөргән иде, берзаман әнисе ягын каера башлады. Эш кушарга ярамый, үзе белеп эшләми. Әле балалары юк. Бу көннәр буе – әниләрендә. Өйдәге машинаны ала да, чыгып китә. Малай – эштә, бу – биләмдә. Авыллар якын гына инде. Минем дә килен хөрмәте күрәсе килә бит. Ә бу ялкауның өйдә бер дә гаме юк. Малайга әйтмичә булмый инде, эш эшләтсен бераз. Кодагыйны да әйтер идем инде, ник кызына әзрәк үгет бирми ул?”
Бу хәлләрне ишеткәч, үзем дә буй җиткергән улым турында уйлап куйдым. Өйгә мондый килен килмәсен тагын.
Фото: vk.com

Бәйле