22 августта 12.20 сәгатьтә Татарстанда Volvo автомобиле белән Scania йөк машинасы бәрелешкән иде. Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелде.
Бу көннәрдә аларның кемнәр икәнлеге билгеле булды. Volvo руле артында Башкортстанның Белорецк шәһәреннән 19 яшьлек Иван Горбатов булган. Ул машина йөртү таныклыгын бер ел элек кенә алган. Машинада шулай ук Белорецкидан Данил исемле 9 нчы сыйныф укучысы һәм Магнитогорскидан тагын өч егет була. Алар барысы да акча эшләргә дип чыгып китә.
Руль артындагы егет йоклап китү сәбәпле каршы як полосага «очып чыгып» йөк машинасы белән «маңгайга-маңгай» бәрелә. Бәрелешүдән соң SCANIA җиңел машинаны тагын берничә метр сөйрәп бара.
Мәгълүмат «МедиаКорсеть» басмасыннан алынды