«Гөмбә» печеньесы

 Кирәк булачак: 460 г он, 200 г май, 150 г шикәр пудрасы, 1 бал кашыгы ванилин (вильный сахар), 2 йомырка, 40 г крахмал, 10 г разрыхлитель, 1 аш кашыгы какао.

Пешерү тәртибе:

Майны изәбез һәм ванилин белән шикәр пудрасы салып яхшылап болгатабыз. Барлыкка килгән массага берәмләп йомырка салабыз.

Йомыркалы массаны тагын бер кат яхшылап болгаткач, разрыхлитель, он һәм крахмал өстибез.

Камырны каплап, 30 минут суыткычта тотабыз.

Камырны 45-50 шарчыкларга бүләбез. Шарчыкларны майланган табага төзәбез һәм уртасына трубочка ярдәмендә басып чыгып, гөмбәләрнең аякларын ясыйбыз. Аларны какакога манып алсагыз да ярый.

rfrj

Печенье 180 градус кызулыкта 15 минут пешә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Бәйле