DJ Радик Алия Мостафинаның Олимпия уеннарында җиңүе хөрмәтенә концерт оештыра [фото]

Автор-башкаручы, продюсер DJ RADIK инстаграмда  Олимпия чемпионы Алия Мостафина белән фото урнаштырды.

Баксаң, Радик Түбән Новгород өлкәсе Рбишча авылында Алия Мостафинаның Риодагы уеннарда җиңеп кайтуы уңаеннан концерт оештырган икән.

“Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина һәм аның әтисе Фәрхәт Мостафин Рбишчә авылында, аларның туган якларына кайтуы хөрмәтенә  “Аджа авыл” төркеме составында оештырган концертта! Концертка барлык якын-тирә районнарның җитәкчеләре, җирле телекомпанияләр, радиостанцияләр, газеталар вәкилләре килде”,  дип яза Радик.

h

Бәйле