Казанда пакетка салынган яңа туган кыз бала табыла

25 августта 18.30 сәгатьтә Сафиуллин урамында 10 нчы йорт янында очраклы узып баручылар сары пакетка салынган яңа туган бала тапкан, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин.

Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме килгән. Яңа туган балага ашыгыч ярдәм чакыртылган. Якынча мәгълүматларга караганда, кыз бала 3-4 көнлек, сәламәт. Аны Казанның бала тудыру йортларының берсенә китергәннәр.

Хәзер полиция табылган кызның әнисе кем булуын һәм бу хәлнең бөтен сәбәпләрен ачыклый.

Татар-информ

Бәйле