Ильмира Нәгыймова кая югалган? [фото]

Соңгы араларда җырчы Ильмира Нәгыймова бик күренми башлады. Гадәттә җырчыларны төрле чараларда күреп була. Бактың исә, Ильмира икенче мәртәбә әни булырга җыена икән. Быел җәй буе ул туган ягы – Менделеевск районының Ижевка авылында.
– Ильмира, җәйләрең ничек уза?

– Әйбәт уза. Әти-әнием янында Ижевкада улым Камил белән ял итәм, аларга булышам. Руслан эшли, гаиләне туендыра. Әни белән кара, кызыл, ак карлыганнан, крыжовниктан кайнатма ясадык, бик күп компот яптык. Быел әти бакчада мунча салды. Әле дә шуның белән мәшгуль.

– Икенчегә бәби көтәсең дигән сүзләр йөри. Дөресме бу, юкмы?

– Дөрес (елмая). Әле бер журналистка да әйткәнем булмады. Сез беренче беләсез. Әйе, икенчегә бала алып кайтырга торабыз. Шуңа күрә җәйне витаминнар ашап, саф һава сулап үткәрәм.

– Беренче йөклелекне ничек уздырып җибәргән идең?

– Беренчесе шулай ук җәйгә туры килде. Әйбәт уздырдым. Аллага шөкер, хастаханәләрдә ятканым булмады. Икенчесе белән дә әйбәт кенә узып китәр дип уйлыйм. Беренчесен бик көтеп аласың. Авыррак та, куркыта да. Нәрсә буласын белмисең. Икенчесенә инде тәҗрибә булгач, куркып тормыйсың.tgtgHHk.jpg

Ильмира ире Руслан, улы Камил белән

– Улыгыз Камилгә күпме булды инде? Аның турында сөйлә әле.

– Алла боерса 14 октябрьдә 3 яшебезне тутырабыз. Камил инглиз телен өйрәнергә тырыша. Инглиз җырларын тыңлый. 20гә кадәр инглизчә саный белә. Салават күперенең барлык төсләрен инглиз телендә әйтә. Мультфильмнарның да инглиз телендәгесен карый.

– Әллә татарча бөтенләй карамыйсызмы?

– Карыйбыз, әлбәттә. Ни өчендер инглиз телен йотып алу сәләте көчле.

– Балалар турында җырларың бармы?

– Менә ике җыр яздырырга торам.

– Йөкле булуың сизеләме инде? Камил тотып карыймы эчеңне?

– Тотып карый. Аны ул бик көтә. Хәтта эчемне үбә.

– Ильмира, ялгышмасам син ишле гаиләдә үскәнсең. Үзеңнең гаиләдә ничә бала булуын теләр идең?

– Аллаһы Тәгалә ничәне насыйп итә, шулкадәр бала алып кайтырбыз. Бала табарга кирәк дип кумыйм. Ике бала насыйп итә икән, ике бала була. Өченчегә насыйп итә икән, куркып тормыйча өченчесен дә алып кайтырмын. Биш балалы гаиләдә үскәч, бик күңелле, дус үстек. Аннары балаларны да бик яратам. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.
PXZsAA74858585qMKfo.jpg

 

http://akcharlak.com

Бәйле