Кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана табыла

Яңа туган кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана тотылды. Моның турында эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре аның шәхесен бик тиз ачыклый. Ул яшәү урыны билгеле булмаган 40 яшьлек хатын булып чыга. Ул Казан шәһәре Идел буе районының шул ук урманлыгында, бала тапкан җирендә тоткарлана. Хәзерге вакытта тоткарланучы күрсәтмәләр бирә. Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, ул кыз бала таба һәм аны пакетка салып,  Сафиуллин урамындагы Ашыгыч ярдәм станциясе янында калдыра. Аның аңлатуынча, баланы медицина оешмасында калдырасы була, тик үзен начар хис итү сәбәпле анда барып җитә алмый.

Полиция хезмәткәрләре инде бу хатынның ике баласы барлыгын ачыклый. Аларның берсе балалар йортында тәрбияләнә, икенчесе кыз туганы белән яши.

Исегезгә төшерәбез: сары пакетка салынган баланы узып баручылар кичә кич тапкан иде. Бүген Тикшерү комитеты “Яңа туган баланы үтерүгә омтылыш” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Татар-информ

Бәйле