Казан мәчетендә бар мәхәллә халкы акча җыеп, Калининград татарын хаҗга җибәрә [видео]

Казанның Чишмәле урамында урнашкан «Дин Ислам» мәчетендә мәхәллә халкы бер кешене хаҗга җибәрү эшен оештырды. Ел дәвамында ирекле рәвештә халыктан акча җыелган. Тиешле акча җыелгач шобага салып хаҗга барачак кешене сайлаганнар. Булачак хаҗи 28 август сәфәргә чыга.//Азатлык радиосы// 

«Дин Ислам» мәчетендә хаҗга юллама алу өчен акча җыю карарына бер ел элек мәхәллә утырышында киленгән. Акчалы кешеләр шунда ук хәйрия эшенә кушылган.

«Хәзер хаҗга бәя кыйммәтләнү сәбәпле, күп кешеләр изге сәфәргә бара алмый. Берничә ел элек юллама 50 мең сум торса, хәзер 120 мең сумнан артып китә. Кризиста кешеләргә ярдәм итәргә кирәк», дип сөйли мәхәллә әгъзасы Фәрит Хөрмәтуллин.

«Мәхәлләдә һәркем ничек булдыра алды, шулай ярдәм итте», ди “Дин Ислам” мәчете имамы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин һәм «Ай саен 100 сум китереп торучылар да булды», дип тә өсти.

Аның сүзләренчә, хаҗга юллама җыяр өчен мәчеткә махсус тартма урнаштырганнар. Ел дәвамында җыелган акча 100 мең сумнан артып киткән. Бу сумма хаҗга бер кешелек юллама сатып алыр өчен җитә дигән сүз.

Мәхәллә әгъзалары гына катнашкан

Хаҗ шобагасында мәхәллә әгъзалары гына катнаша алган. Мәхәллә өч шарт куеп, моның өчен аерым тәртип билгеләгән.

«Беренчедән, кешенең элек хаҗда булмавын шарт итеп куйдык. Икенче шарт – ул мәхәллә кешесе булырга тиеш. Өченчесе — бәйгедә катнашачак кешенең хаҗга барырга теләге булырга тиеш. Бу шартларны кабул иткән барлыгы өч кеше хаҗга барырга теләк белдерде. Аннан намзәтләрнең исемнәрен кәгазьгә язып түбәтәй эченә салдык. Җиңүчене бер бала сайлап алды», дип белдерде мәчет имамы.

Бәхет Калининград татарына елмайган

Хаҗга бару бәхете Калининград татары, мәхәллә әгъзасы Зөфәр Шәмсуллинга елмайган.

«Минем хаҗга акча җыярга мөмкинлегем юк», ди хаҗга юллама отучы Зөфәр Шәмсуллин. Хаҗга юлламаны откач, ышанып җитә алмадым. Мин шифаханәдә ята идем. Берзаман котлый башладылар. Башта аңламадым. Аннан Аллаһка рәхмәт укыдым, ди ул.

Зөфәр Шәмсуллин Казанга кадәр читтә — Калининградта яшәгән. Алты ел элек кызы, кияве янына Казанга күченгән булган.

Зөфәр Шәмсуллин юлга 28 август чыга. Ул хаҗда якынча бер ай булачак.

Бәйле