«Гөмбәле алан» салаты

Кирәк блучак: 1 банка гөмбәләр,  яшел суган, укроп, пешкән ит, 200 г корейча әзерләнгән кишер, 200 г сыр, 3 пешкән бәрәңге, 3 тозлы кыяр, майонез.

Әзерләү тәртибе:

Кечкенә тирән кәстрүлгә яисә савытка башларын аска каратып гөмбәләрне тезәбез.

2 кат – туралган яшел суган белән укроп.

3 кат – вак итеп туралган бәрәңге.

4 кат – майонез.

5 кат – тозлы кыяр, майонез.

6 кат вак итеп туралган ит, майонез.

7 кат – кишер, майонез, сыр.

Ахырдан кәстрүлне әйләндереп капларга һәм әкрен генә күтәрергә. Безнең салат әзер!

Бәйле