90нчы еллардагы Казан Евгений Канаев фотоларында [фотогалерея]

Фотограф Евгений Канаев 1955 елда Яшел Үзән шәһәрендә туа. 16 яшеннән Евгений Канаев фотолар төшерү белән кызыксына башлый. Аның фотолары “Совет фотосы” (Советское фото) журналында басылып чыга.

1991 елдан ул “Татарстан яшьләре” газетасында фотокорреспондент булып эшли. Ә 2001 елдан энергетика оешмасында фотограф булып хезмәт итә.

Евгений Канаев – Русиянең фоторәссамнәр берлегенең әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе.

“90чы елларда Казан һәм казанлылар” дип аталган җыентыкта бер шәһәрнең яшәеше генә түгел, ә авыр 90чы еллардагы илнең тарихы сурәтләнгән.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий