Рөстәм белән Гөлсинә Миңнехановлар кунаклар кабул итә [фоторепортаж]

29 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән тантаналы кабул итү мәҗлесе оештырды.

Чара якынлашып килүче республика көне уңаеннан оештырылды. Мәҗлескә Татарстанның 51 үрнәк гаиләсе чакырылды. Президент белән бер өстәлдә ике гаилә утырды: бриллиант туйларын билгеләп үткән Камил-Рәшидә Тукаевалар һәм «Кориб» оешмасының җитәкчесе Олег Коробченко тормыш ипәше Лилия ханым.

Чарада татар эстрадасы артистлары да катнашты.

Фото: Бизнес-онлайн

Бәйле