31 августта тинчуринлылар яшьли дөньядан киткән билгеле актриса Айгөл Әхмәтованы искә ала

31 август — Тинчурин театрының 2010 елда вакытсыз арабыздан киткән яшь актрисасы Айгөл Әхмәтованың туган көне. Әгәр исән булса, аңа 34 яшь тулган булыр иде…

o[vomijdfАйгөл Әхмәтова 1982 елның 31 августында Яшел Үзән шәһәрендә туа. Кәрим Тинчурин театрына ул 2001 елда килә. 8 ел артистка булып эшләү дәверендә 30 дан артык матурдан-матур рольләр башкара. Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»да — Маһинур, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»да – Сәлви, Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса – йолдыз бар!»да – Хәмидә,  Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә»дә – Роза, Юныс Әминовның «Өти балак Гөлүзә»дә – Гөлүзә, Нәбирә Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»да — Рита һәм башкалар.

Бүген тинчуринлылар Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында элеккеге хезмәттәшләре Айгөл Әхмәтованың каберен зиярат итеп, аның рухына дога кылып кайтты.

 

Идел

Фото: search.tatar73.ru

Бәйле