Эремчекле-йогуртлы десерт
Кирәк булачак: 300 г йогурт, 500 г майсыз эремчек, 30 г желатин, төрле җиләк-җимешләр, стевия (яисә шикәр комы).
- Эремчек белән стевияны кушып, яхшылап болгатырга.
- Җиләк җимешләрне юып, формага (табага) тезәргә.
- Желатинны әзерләп куярга.
- Эремчекле массага йогурт кушарга һәм болгатырга.
- Әкрен генә желатинны эремчекле-йогуртлы массага кушарга.
- Җиләк җимешләр өстенә килеп чыккан массаны салырга.
- Десертны 1-2 сәгатькә холодильникка куеп торырга.