Казан егете урам мәчесенә 5000 сумга гомер “бүләк иткән” [булган хәл]

Кешеләр милләт, тән төсе, күз формасы, фикерләре белән генә түгел, ә тумыштан Ходай биргән сыйфатлары белән дә аерылып тора. Ана сөте белән кермәгән сыйфатлар, тана сөте белән генә керми дигән халык. 

Тукталышта биш-алты кеше автобус көтә, кем нәрсә эшли: кайсы гәҗит укый, кайсы музыка тыңлый, кайсы үзара сөйләшеп вакыт уздыра. Минем күзем ике уртача яшьтәге, матур гына киенгән-бизәнгән ханымнарга төште. Алар тукталышта яткан өйсез пычрак мәче баласы турында сөйләшә.

“Мин эт-мәчеләрне яратмыйм, өй аларның йоны, авырулары белән тула”, диде берсе.

Икенче ханым болай дип җавап кайтарды: “Ә мин шушы бергаепсез хайваннарны кызганам, үземчә сөям, алар бит өйгә ямь өсти. Ә менә апамның улы Айнур мәчеләрне үлеп ярата, бик йомшак күңелле ул.

Ике-өч ел элек, машиналар сервисында эшләгәндә, ул шул сервисның ишек төбендә бер соры мәче баласын тапкан иде. Авырганын күргәч, ветклиникага алып барган. Табиблар сүзе генә куанычлы булмый: кемдер песигә, балалары тумасын өчен, дарулар биргән, шуңа да бу соры йомгакның ике арт аягы йөрми торган булып калган.

Кирәкле уколлар ясатып, дару-мазьлар алып, күпме акча-көч түгеп, песи баласының хәле җиңеләйде. Айнур, озак уйламыйча, песине өенә алып кайтты. Тик арт аяклары барыбер йөрми торган булып калды.

Ә песи бик бәхетле булып үсә: арт аякларын өстерәп йөгерә, уйнарга-назланырга ярата, сау мәчеләрдән бер дә ким түгел. Айнур аны кунакка, бакчага алып бара, гел юындыра, клиникада дәвалый, яратып “кызым” дип өндәшә. Хәзерге вакытта да мәче кадер-хөрмәттә яши. Инде кечкенәдән үк өйгә эт-мәчеләр ташып үскән бала бит ул.

Әле күптән түгел урам песиенең гомерен коткарган: мәчене этләр талаган, шушы этләрне куып, бичараны клиникага алып барган. Табиблар кыйбатлы операция ясап, бөерен алганнар, система астында яткызганнар, барлык дәвалау чаралары 5 меңгә чыккан. Хәзер көн дә мәче янына йөри, ә терелгәч, аны әби-бабасы янына авылга кайтарачак. Үзе яшь кенә ир-бала булса да, олы йөрәкле, хайваннарга карата бик мәрхәмәтле ул безнең”.
Автобус килде, һәркем үз юлы белән китте,  пычрак песи баласы гына тукталышта мәрхәмәтле адәм баласын көтеп калды…

 

Гөлия Гәләвиева

–
–

Бәйле