Татлы пылау рецепты

Кирәк булачак: 1 кг  дөгегә — 300 г май, 500 г кишер, 200 г башлы суган, 200-300 г йөзем, калганнары — кирәгенчә.

Яхшы итеп кайнаткан майга боҗралап тураган башлы суган, аннары токмачлап туралган кишер салып, кыздырып алалар. Икегә бүлеп, салкын су салалар, тоз өстиләр, кайнатып чыгаралар.

Төшсез йөземне чистартып, башта салкын — аннары җылы су белән юалар да кайнап торган азыкларга кушалар. Аннан соң әзер дөгене тигез итеп җәяләр һәм томалап пешерәләр.

Бәйле