Казан шәһәре буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Мазда 3 машинасын йөртүче 30 яшьлек ир — ат, наркотик матдәләре кулланган булган.
Әлеге хәл Фучик урамының 30 йорт ишегалдында була, наркотиктан исергән машина йөртүче артка барганда хатын-кызны бәрдерә. Ханым, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә, баш мие җәрәхәте, маңгай – йөз, чигә урыннарына бәрелү алган.