Камал сәхнәсендә “Җилкәнсезләр” [фото]

Камал театры артистлары җәйге ялдан соң эшкә чыкты. Беренче эш көннәреннән үк,  Кәрим Тинчурин әсәре буенча,  «Җилкәнсезләр» спектакленең репетицияләре башланды, режиссеры — Георгий Зурабович Цхвирава .

Әлеге спектакльдә, Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, театрның яшь артистлары Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Алмаз Сабирҗанов, Айгөл Миңнуллина, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Нәфисә Хәйруллина, Ирек Кашапов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Айгөл Абашева, Раил Шәмсуаров һәм Алмаз Гәрәев катнаша.

Камаллар вәгъдә иткәнчә, әлеге әсәрне сәхнәдә 8 октябрьдә күреп булачак.

 

 

Бәйле