Мамадышта НЛО күргәннәр [фото]

Мамадыш кызы социаль челтәрдәге битендә бик тә кызыклы фото урнаштырган. Әлеге фотода күктә НЛОга охшаш тап күренеп тора.

 “Фото 1 августта кичке сәгатьләрдә төшерелде. Без Кукмара ягыннан Мамадышка таба бара идек. Әлеге билгесез тапны күргәч, без туктарга уйладык һәм, машинадан төшеп, фото ясадык. Төшерелгән әйбернең нәрсә икәнен тәгаен әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта барысы да булырга мөмкин, бәлки НЛОдыр”, дип сөйли фото авторы Эльвира Ханнанова.

Күктәге әлеге сәер әйберне тагын ике кеше күргән, ул 10 минут дәвамында урыннан кузгалмыйча торган аннары юкка чыккан.

Фотодагы билгесез тап, чыннан да, оча торган тәлинкәгә охшаш. Әмма аның НЛО булуына ошану, ошанмауны һәр кеше  үзе хәл итә.

нло

Мәгъүмат, фотолар mamadysh-rt.ru сайтыннан алынды

Бәйле