1000гә якын егет-кызны җыйган Татар яшьләре форумы башланды [җанлы блог]

4-7 август Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Чараның иң кызыклы мизгелләре җанлы блогта. //Азатлык радиосы//

Бүген Казанда 7нче Бөтендөнья татар яшьләре форумы башланып китте. Быел форумда 30 илдән, 60 төбәктән 800дән артык вәкил катнаша. Аларның уртача яше — 26. Беренче тапкыр быел Маҗарстан, Швеция татар яшьләре дә килә.

Татар конгрессы бинасы иртәдән кырмыска оясын хетерләтте. Мәш килеп форумга килүчеләрне теркәү эше бара. Бераз гына статистика: делегатларның 55%ы — кызлар, 45%ы — егетләр. Форумда катнашучыларның 15%ы гаиләле, 70%ы югары белемле.

Казанның һава аланында, тимер юл вокзалларында кунакларны каршы алып, теркәп тордылар.

Төркәлүләр тәмамлангач, Казан милли-мәдәният үзәге артында форумга килгән яшьләр танышты.

Бәйле