Кабачкидан пицца рецепты

Кирәк булачак: 400 г кабачки, 1 ст. он, 3 йомырка, 1 ч.к. разрыхлитель, помидор, сыр, тоз, укроп-петрушка.

Пешерү тәртибе:

Кабачкины юабыз һәм эре угыч аша чыгартабыз.

Кабачки янына йомырка, тоз, укроп-петрушка салабыз да, яхшылап болгатабыз. Он белән разрыхлительны әлеге массага кушабыз һәм бутыйбыз. Шулай итеп, безнең камыр әзер.

Майланган табага әзер камырны тигез итеп җәябез.

Камыр өстенә туралган помидор тезәбез һәм өстен йомырка сарысы белән майлыйбыз.

Пицца духовкада 180 градус кызулыкта 30 минут пешә.

Пешеп җитәр алдыннан пицца өстенә  сыр сибәбез һәм тагын бераз духовкада пешереп алабыз.

Бәйле