Татарстанда, ягулык салу станциясенә шәрә килүчеләргә, бензинны бушка бирәләр [фото]

4 августта Татарстан шәһәрләренең ягулык салу станцияләрендә әле моңарчы булмаган, зур шау-шу уяткан  акция уздырдылар.

 Бушлай 30 литр бензин алырга теләүчеләргә мондый шарт куелды: ягулык салу станциясенә купальник һәм үкчәле аяк киеме киеп килерә кирәк иде. Чарада 18 яше тулган кызлар катнаша алды.

Бушка бензин алам дип, чишенергә әзер булучулар шактый иде. Акциядә Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләре катнашты. Кайбер ягулык салу станцияләренә 200дән артык шәрә кыз килде.

Ир-атлар да бу көнне станцияләрдә күп булды. Ләкин аларның күбесе тимер атларына бензин тутырырга дип түгел, ә әлеге тамашаны күзәтергә килгәне ачыкланды. Бушка бензин алучы бәхетле хатын-кызларны фото-видеога төшерүчеләр дә күп булды.

Кайбер ир-атлар, әллә бушка бензин алырга бик теләде, әллә шаян күңелле булып чыкты, кызлар белән беррәттән үкчәле түфли, хатын-кызларның эчке киемнәрен киеп машиналары өчен бушлай бензин алырга ашыкты.

 

Бәйле