Бу көннәрдә Татарстанда һава торышының кискен бозылуы турында кат-кат кисәтелде. Чыннан да, республикада көчле яңгырлар, бозлар явып, шәхси хуҗалыкларга зыян салды.
3 август көнне Арча районының Якты көн авылында көчле җил 6 йортны түбәсез калдырган.
Алексеевск районында, шулай ук, көчле җил йорт,сарай, хәтта ферма түбәләрен алып ташлаган. Базарлы Матакта исә электр чыбыклары өзелгән, нәтиҗәдә, кешеләр күпмедер вакытка утсыз калган.
4 августта Минзәлә районында көчле җилдән шәхси ферма зыян күргән.
Мәгълүмат tatpressa.ru сайтыннан алынды