Бушлай бензин өчен чишенгән кызны эшеннән куалар

Чаллыда яшәүче кызны «Наиком» автозаправка станциясендә бикинида бензин салырга килгән өчен эштән азат итәләр. 

Кичә бушлай бензин өчен чишенгән хатын-кызларның һәм ир-атларның фотографияләре күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә урын алды. Фотога һәм видеога төшерү акцияне оештыручыларның төп шартларының берсе иде.

Бер оешма җитәкчесе фотолар арасында үз хезмәткәрен танып алган һәм компаниянең дәрәҗәсен төшерә дип аны эштән азат итәргә карар иткән. Директор кыздан якын арада барлык ресурслардан фотографиясен алуны таләп иткән.

Портал мәгълүматлары буенча Чаллы кызы фотога һәм видеога төшерүләрен белгән, әмма директорына ошамас дип уйламаган.

Исегезгә төшереп китәбез, кичә Татарстан шәһәрләрендә бушлай бензин алу буенча акция үтте. Хатын кызларга ягулык салу станциясенә бикини, үкчәле түфли кеп килергә кирәк иде.

Татар-информ

Бәйле