Татарстанда КАМАЗ машинасы күпердән очкан [фото]

Алабугада Гари-Абалачи юлының 13 километрында бүрәнәләр белән төялгән КАМАЗ машинасы күпердән очкан.

Һәлакәт нәтиҗәсендә КАМАЗ йөртүчесе кабинада кысылып калган. Машина очкан урынга МЧС хезмәткәрләрен чакыртканнар. Ир-атны бары тик махсус җайланмалар кулланып кына чыгара алганнар.

Бәхеткә каршы, машина йөртүчесенә зыян килмәгән, ул хастаханәгә барудан да баш тарткан.

Мәгълүмат TatCenter.ru  сайтыннан алынды.

Бәйле