Адлер-Санкт-Петербург поезды барган җирдән икегә аерыла

Адлер —  Санкт-Петербург маршруты белән баручы поезд Воронеж өлкәсе янында икегә аерыла.

Әлеге хәл 7 августта 11 сәг. 45 минутта Воронеж өлкәсе янында  була. Поезд барган җирдән икегә аерыла: дүртенче һәм бишенче вагоннар бер-берсеннән очкына.

һәлакәт нәтиҗәсендә, тимер юлдан хәрәкәт туктатыла, поездлар билгеләнгән вакытларыннан соңарып килә. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Пассажирларны башка вагоннарга күчереп утырталар. Ә кичке сәгатьләрдә вагоннарны янә тоташтыралар һәм поезд юлын дәвам итә

Бәйле