Зөлфәт Зиннуров, барлык җырчыларны җыеп, «Артистлар көне»н үткәрә [фото]

8 августта татар эстрадасы артистлары тугызынча тапкыр «Артислар көнен» билгеләп үтте.

Ел дәвамында бәйрәмнәр күп булса да, артистларгы, җырчыларга багышланганнары юк. Шуңа да татар эстрадасы артистлары ел да бергә җыелып, үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Быел ул тугызынчы тапкыр үткәрелде.

Бәйрәмне оештыру өчен «Башваткыч» тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуров җаваплы булган. Артистлар Казаннан ерак түгел бер бистәдә, бик матур урында җыелган. Узган елларда әлеге җаваплы эшне башка артистлар башкарган. Ә иң беренче «Артистлар көне»н  Лилия Муллагалиева үткәргән булган.

Зөлфәт Зиннуров инстаграмга урнаштырган фотодан күренгәнчә, бәйрәмдә  ИлГәрәй, «ЗөЛәйЛә», Филүс Каһиров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Айгөл Бариева, Альбина Апанаева, Гөлнара Габидуллина, Раяз Фасыйхов, Илнар Сәйфиев, Сөмбел Билалова,  Иркә Гайнемөхәммәтова, Дилә Нигъмәтуллина һәм башка артистлар булган.

Кичә 9 нчы тапкыр «Артистлар көне»н бәйрәм иттек. Шәп булды! Барыгызга да рәхмәт, коллегалар!

Фото опубликовано Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Бик кунелле,шэп булды!!!????Рэхмэт,дуслар??#артистыказань #деньартиста #артистларкөне

Фото опубликовано Ляйсан Закирова (@laisanzakirova)

Заслуженный отдых? #алсуфазлыева #азатфазлыев #деньартиста

Фото опубликовано Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)

Бәйле