Норлат үзәк район хастаханәсендә 2013 нче елгы баланың үлеме буенча Русия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.
31 нче июль көнне Норлат үзәк район хастаханәсенә тән температурасы югары булган 2,5 яшьлек бала китерелә. Кызчыкка үтә көчле тын юллары инфекциясе (ОРВИ), нейротоксикоз, яман сыйфатлы гипотермия, фаринготрахеит, тимер җитешмәү анемиясе кебек диагнозлар куела. 2 нче август иртәсендә бала җан бирә. Тикшерүчеләр тарафыннан бу факт буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Тикшерү фаразлаганча, баланың үлеменә хастаханәдә эшләүче табибларның эшен тиешенчә башкармавы, ваемсызлыгы сәбәп булган. Хәзер шушы фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Якын арада тикшерүчеләр кирәкле экспертизалар билгеләргә җыена. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.
Бу аяныч вакыйга турында социаль челтәрләрдә дә фикер алышу бара. “Вконтакте” төркемнәренең берсендә кулланучы бу көнне хастаханәдә дежур торган табиб йоклаган һәм балага ашыгыч ярдәм күрсәтергә ашыкмаган дип белдерә. Баланың гәүдәсе экспертизага Казанга җибәрелгәнен әйтә. “Табибларның ваемсызлыгы тагын күпме дәвам итә ала?! Балалар авыруына шундый салкын караш, битарафлык! Баланың үлеме хәзер шул табиб намусында инде. Югары температура, тын кысылу үлемгә дучар итте микәнни? Кешеләр, даруын эчеп, астма белән дә яшиләр. Яшь әнинең кайгысын уртаклашабыз, аңа сабырлык телибез”, дип язган төркемдә аноним кулланучы.
“Олы фаҗига. Баласын югалткан ата-аналарның тирән кайгысын уртаклашабыз… Мин дә астматик, әмма барыбер шушы авыру белән яшим…Табибларны сүгәргә теләмим, чөнки кайвакыт алардан да тормый, барыбыз да Ходай кулында”, дип язучылар да бар.